Яшел Үзәннең "Гнездышко" приютында мәрхәмәтлелек көне узган

2015 елның 6 марты, җомга
Февральдә билгеләп үтелә торган мәрхәмәтлелек көнендә Яшел Үзәннең "Гнездышко" приютына "Яшел патруль" дигән  доброволецлар берләшмәсеннән волонтерлар килгән. Алар яшь дуслары өчен күңелле биремнәр, викторинага сораулар әзерләгәннәр. Волонтерлар бөтен кешене ритмлы итеп биергә дә өйрәткән. Бәйрәм "Изгелек дөньяны коткарыр" дигән плакат ясау белән тәмамланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International