Буа районының сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырганнар

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Шушы көннәрдә Буа районында "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дигән юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узган.  40 ветеран район Мәдәният сараена чакырылган.  Бәйрәм өстәле артында  сугыш җырлары астына сугышчы-фронтовиклар  бер-берсе белән хатирәләр уртаклашканнар.
 Ветераннарга юбилей медальләрен Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов тапшырган.  Шулай ук аларны тәбрик итәргә ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин да килгән.
Шул ук көнне тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләүгә дә старт бирелгән. Буа районы башлыгы  Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә медальләр биргән.  Бу учреждениедә хәзерге вакытта 15 ветеран яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International