Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 2 нче марттан 6 нчы мартка чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 4 авыр, 2 үлем белән тәмамланган һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән очраклар «Нижнекамскнефтехим» ААҖ (Түбән Кама) һәм «Мухаметзянов Г.И.» (Яр Чаллы) шәхси эшмәкәрнең оешмасында теркәлгән.
4 авыр бәхетсезлек очрагы "Калибр" ҖЧҖ, "Декор" ҖЧҖ, "Свиягастрой" ҖЧҖ, "ТатСтройСервис" ҖЧҖдә теркәлгән.
Төркемле бәхетсезлек очрагы Яңа Чишмә районындагы "Пульсатор" ҖЧҖдә булган.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.