Яр Чаллының "Солнышко" үзәге карамагындагы балалар әниләренә чәчәкләр ясадылар

2015 елның 10 марты, сишәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Солнышко" үзәге хезмәт буенча инструкторы биредә тернәкләнү узучы  балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык дәрес уздырды. Бу дәрес барышында балалар әниләренә сәйләннән чәчәкләр ясадылар.
Инструктор белән бергә балаларга Кирилл Шустов һәм Катя Никитина да ярдәм итте. Балалар беренче тапкыр бу эш белән шөгыльләнүгә карамастан, әлеге эшне башкарып чыга алдылар.
Белгечләр сүзләренә караганда, балалар сәйлән белән үрүне күптән үз иткән инде. Кызлар гына түгел, малайлар да бик теләп матур әйберләр үрәләр ди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International