Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгече инвалидлар җәмгыятенең чираттагы утырышында катнашты

2015 елның 6 марты, җомга
Шушы көннәрдә Яр Чаллыда шәһәрнең  инвалидлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узган. Күмәк эш кысаларында  утырышта Яр Чаллы "Доверие" үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе мөдире дә катнашкан. Ул чираттагы тапкыр гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү турында сорауларга җавап биргән, хезмәт төрләре белән таныштырган.
Инвалидлар җәмгыяте вәкилләрен өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре генә түгел, тәүлек буе сиделка хезмәте, интернат-йортка урнаштыру кебек сораулар да кызыксындырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International