Медведев Казанда Worldskills чемпионатын уздыру нияте турында хат юллаган

2015 елның 10 марты, сишәмбе
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Worldskills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартлига  һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын  2019 нчы елда Казанда уздыру турында гарантия хаты юллады.
Хөкүмәт сайтында хәбәр ителгәнчә,  Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә 10  нчы августта узачак  WorldSkills Competition генераль ассамблеясында 2019 нчы елда чемпионатны кабул итәчәк илне сайлау көтелә. Казан белән беррәттән, чемпионат уздыруга Бельгиянең Шарлеруа, Франциянең Париж шәһәрләре дә дәгъва кыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International