ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган " Менә нинди ул - Шүрәле" дигән әдәби чара оештырылган.
"Синең сәламәтлегең", Түбән Кама" программасы кысаларында һәм Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре "Сәламәтлеккә баскычлар" дигән спорт бәйрәме уздырганнар.
Бүген "Бала хокуклары - уртак кайгырту" дигән арт-акция кысаларында социаль адаптациядә авырлыклары булган  балигъ булмаганнар өчен Казан зоопаркына экскурсия оештырылган. Биредә иң яхшы сыерчык оясына конкурс оештырылган.
Шушы көннәрдә Чистайның "Салават күпере" үзәге карамагындагы балалар өчен "Әкияттә кунакта" дигән  чара уздырылган.  Чараның максаты бер-береңә карата игътибарлылык, кайгырту тәрбияләүдән гыйбарәт булган.
Шушы көннәрдә Лениногорскиның  «Ал парус» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсенә барып килгәннәр.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сынау" дигән спектакль куюда катнашканнар. Әсәрнең авторы һәм төп каһарманы - интернатта яшәүче 86 яшьлек Рәйсә Кравцова.
Бүген Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан патриотик чара узган. Бу көнне балаларга Братиславаны азат итү турында сөйләгәннәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлегендә хисапта торучы ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча рейд үткәрелә.

3
апрель, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә Чистайда "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен арттыру һәм формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эш барышы" дигән темага зона киңәшмәсе булып узды.
Бүген министрлыкта "Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре" конкурсының республика этабы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International