Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә әдәби чара оештырганнар

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Алабуганың "Астра" тернәкләндерү үзәгендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган " Менә нинди ул - Шүрәле" дигән әдәби чара оештырылган. Бөек татар шагыйренең туган көне алдыннан "Астра" үзәге шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләрен балалар белән очрашуга чакырганнар.  Балалар шагыйрь турында тыңлаганнар,  барысы бергә "Туган тел" дигән җыр башкарганнар.  Аннан соң шагыйрьнең әкияте буенча мультфильм караганнар.
Мондый чаралар 2015 елда - әдәбият елында күп уздырылачак, ди белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International