Чистайда республика районнарында формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча киңәшмә узды

2015 елның 3 апреле, җомга
Шушы көннәрдә Чистайда "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен арттыру һәм формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эш барышы" дигән темага зона киңәшмәсе булып узды. Биредә Чистай, Аксубай, Әлки, Зәй, Яңа Чишмә, Спасс районнарындагы тормыш сыйфатын күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча җирле комиссияләр вәкилләре эшләде.  Шулай ук бу районнарның Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, салым хезмәте, Прокуратура, Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре дә эшләде.
Әлег районнарда формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эш барышы каралды, "Соры хезмәт базарын" легальләштерү буенча яңа бурычлар куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International