Биектауның "Өмет" үзәге карамагындагы балалар арт-акциядә катнашканнар

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген "Бала хокуклары - уртак кайгырту" дигән арт-акция кысаларында социаль адаптациядә авырлыклары булган  балигъ булмаганнар өчен Казан зоопаркына экскурсия оештырылган. Биредә иң яхшы сыерчык оясына конкурс оештырылган.  Анда Казанның  һәм Биектау районының мәгариф учреждениеләрендә белем алучылар катнашкан.
Конкурста җиңүчеләрнең берсе дип Усад балалар бакчасына йөрүче Амелия Исламова танылган. Ул икенче урынга лаек дип табылган. Аңа истәлекле бүләк һәм мактау грамотасы тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International