Лениногорскиның «Ал парус» үзәгендә Җиңү бәйрәменә әзерлек бара

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Лениногорскиның  «Ал парус» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсенә барып килгәннәр. Әбүзәр Мостафин Сталинград сугышында катнашучы, ә аның хатыны Әнвәрия Мостафина - тыл хезмәтчәне.
Чәй өстәле артында алар балаларга фронтовик тормышыннан бик күп кызыклы хикәятләр сөйләгәннәр, сугышкан өчен  бүләкләр, орлен-медальләрен күрсәткәннәр. Балалар бу очрашудан шуны аңлаганнар - бу дөньяда иң кыйммәтле, кадерле нәрсә ул - тынычлык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International