Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютында патриотик чара узган

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген Менделеевскиның "Кама таңнары" социаль приютында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан патриотик чара узган. Бу көнне балаларга Братиславаны азат итү турында сөйләгәннәр. Приют тәрбиячесе Рамил Заһретдинов балаларга атаклы полководец Родин Малиновский җитәкләгән  Кызыл Армиянең Братислава шәһәрен азат итүе турында сөйләгән. Кызы Армия солдатлары Словакиянең башкаласын шәһәрнең минималь җимерелүе шартларында, Прага шәһәренә тиз арада һөҗүм итәргә шартлар тудырган хәлдә азат иткән.
Балаларга шулай ук "Балканнан Венага кадәр" дигән фильм күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International