Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр спектакль куюда катнашканнар

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сынау" дигән спектакль куюда катнашканнар. Әсәрнең авторы һәм төп каһарманы - интернатта яшәүче 86 яшьлек Рәйсә Кравцова. Спектакль нигезендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ята. Рус авылына сугыш башлану хакында хәбәр килеп ирешә. Ике дус кыз - Галя һәм Оля радиодан бу хәбәрне ишетү белән аны күршеләре Грунюшкага җиткерергә ашыгалар, чөнки аның улы Николайны да фронтка алырга тиешләр.
Шулай була да. Повестка килә. Бердәнбер малай сугышка китә. Сугышта вакытта ул аякларымны өздердем дип, хатынына хат яза. Чынлыкта ул алдаган була, ә хатыны моны белүгә аннан китеп бара.
Барлык сынауларны узган Николай нәтиҗәдә сугыштан үз аяклары белән кайтып төшә. Ахырда бөтен геройлар бергә "Катюша" дигән җырны башкаралар.
Алга таба Җиңү бәйрәменә багышланган чараларда да бу спектакльне кую көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International