Мөмкинлекләре чикле балаларны Казанның "Сувар" кинотеатрына алып барганнар

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге ТР Милли музее белән берлектә мөмкинлекләре чикле, шулай ук имин булмаган, күп балалы гаиләләрдәге балаларны  Казанның "Сувар" кионтеатрына алып  барганнар. Алар бу көнне "Йорт" дигән яңа анимацион премьера  караганнар.
Балаларга бу мультфильм бик ошаган. Ахырда һәр балага татлы бүләкләр тапшырылган.
"Гаилә" үзәге әлеге чараны оештырган өчен ТР Милли музеена зур рәхмәт белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International