Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Сәрдегән авылында  яшәүче Закирова Бибиниса Зыятдин кызына  шушы көннәрдә 90 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч  авыл җирлеге башлыгы   Рашит Насыйбуллин, «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  РФ Президенты В.Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International