Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды белгечләре тарафыннан “Бала хокукы – уртак кайгырту” дип аталган арт-акция игълан ителде. Әлеге чараның төп идеясе балалар хокукын арт-объектлар форматында ачып бирүдән гыйбарәт.
Чирмешән “Доброе сердце” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы балалар “Яшь гвардия” клубы эшчәнлеге кысаларында бу арт-акциядә катнаштылар. Клуб әгъзалары идеяләрен арт-объектлар форматында гәүдәләндерделәр.