Шушы көннәрдә “Тәтеш балкышы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы ведомстволар арасындагы план буенча районның ерактагы торак пунктларына чыккан. Чараның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыклау, шулай ук өлкәннәргә, инвалидларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә яшәгән урыннарында социаль хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Җирле үзидарә органнары вәкиләре белән берлектә үзәк белгечләре сугыш ветераннарының һәрберсенең өендә булып чыкканнар. Социаль хезмәт күрсәтү һәм техник тернәкләндерү чараларын алуны рәсмиләштерү буенча аңлату эшләре дә алып барылган.
Мобиль бригаданың авылларга баруларын киләчәктә дә дәвам итү планлаштырыла.