Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Э.Серебрякованы ТР Хөкүмәтенең "Сыйфат өчен" конкурсы кысаларында бүләкләделәр

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Э.Серебрякованы  ТР Хөкүмәтенең "Сыйфат өчен" конкурсы кысаларында бүләкләделәр. Аның кандидатурасы район башлыгы М.Зыятдинов тарафыннан тәкъдим ителгән булган. "Сыйфат өчен" премияләр бирү советы  250дән артык булмаган кеше эшли торган  предприятиеләр һәм оешмалар категориясендә  ачык конкурс нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыкандидатурасын сайлап алган.
Казанда узган лауреатлар һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы кысаларында директор Элеонора Серебрякова  сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен мактау кәгазе алган. Бүләкне ТР сәнәгать һәм сәүдә   министры Равил Зарипов тапшырган.
"ТРның сыйфат буенча иң яхшы менеджеры"  конкурсының республика этабын узганнан соң, Э.Серебрякова "Ел менеджеры-2014" конкурсында катнашу өчен дә гариза биргән булган. Нәтиҗәдә, ул "Социаль өлкә" номинациясендә  җиңүче дип табылган. 24 апрельдә Элеонора Яковлевна янәдән  бүләкләү тантанасында катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International