ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
Балык Бистәсенең "Доверие-Ышаныч" үзәге белгечләре "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында   өлкәннәрнең өйләренә килеп, бакчаларын җыештырып киткәннәр.
Түбән Кама районында  "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында төрле категория гражданнарга консультацияләр бирелгән. 
Эшсез гражданнар районның вакансияләр банкы, эш бирүчеләрнең вакансияләре белән танышты.
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Җир көне" акциясе узды.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Менделеевски халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  

Бөек җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Җиңү урманы” акциясе  оештырылды.
Иртәгә Арчаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздыра. Әлеге чарада 10 предприятие һәм 6 уку йорты вәкилләре катнаша.
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Халыклар дуслыгы йортында вакантлы эш  урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада районның 13 предприятие һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә "Язгы мәрхәмәт атнасы" кысаларында чаралар уза. Арчаның "Исток надежды" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларны "Балыкчы авылы" күңел ачу комплексына экскурсиягә алып барганнар. Яңа Чишмә районы "Забота" үзәгендә "Георгий тасмасы" дигән акция уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International