Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Утырыш министрның беренче урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.
Оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; икътисад; төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларыннан килгән вәкилләр катнашты. Шулай ук совет эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт статистикасы федераль хезмәте, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе дә актив катнаштылар.
Координация советы караганнан соң, Яр Чаллының «Союздорстрой» җәмгыяте эше Прокуратурага җибәрелде.
Казанның «Частное охранное предприятие «СтройЗащита» ҖЧҖ эшен исә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлларга дигән карар кабул ителде.
Башка предприятиеләр әлегә Координация советы контроле астында калдырылган.