Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Җир көне" акциясе узды

2015 елның 24 апреле, җомга
Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Җир көне" акциясе узды. ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының өлкән белгече Елена Гыйльмиҗанова "Здравушка" үзәге директоры Маргарита Кипенкога  әйләнә-тирәне саклауга юнәлдерелгән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм мактаулы хезмәте өчен мактау хаты тапшырды. Балалар исә "Сыерчыклар кайтты" конкурсында катнашканнары өчен дипломнар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International