ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әгерҗенең "Наз" приюты белгечләре доброволец акциясенә багышланган берничә чара уздырганнар. "Ласка" приютында бу акциянең беренче көнендә Изге башлангычлар көне үткән.
Бу көнне белгечләр хәрәкәттә тайпылышлары булган балаларга тернәкләндерү җиһазларын тапшырганнар.
Балык Бистәсенең "Доверие-Ышаныч" үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МәрхәмәтлеТатарстан" акциясе кысаларында   өлкәннәргә Георгий тасмалары өләшкәннәр.
Бүген "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати үзәге тарафыннан "Социаль куркыныч төркеменә кергән балалар һәм гаиләләр белән эш оештыру" темасына республикакүләм семинар узган. 
Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне кысаларында һәм хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру максатыннан Түбән Кама районында "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2015" дигән өченче ел саен уздырыла торган конкурс уздырганнар.
Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында эшләп килүче “Бәләкәч” (“Малыш”) клубында инвалид балаларга багышланган чираттагы утырышка Доброволец үзәге активистлары чакырылган иде.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан - яңа гасыр" телеканалындагы "Манзара" тапшыруына килде.
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада  районның 3 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Бүген Әлмәттә мәктәп укучылары өчен  "Мәгариф. Карьера - 2015" дигән вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Әлеге чараның максаты эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан гыйбарәт булган.

Бүген “Наз” үзәгендә 18  яшүсмер бала Бөек Ватан сугыш ветераннары  Мансур Хасбиуллин, Бибиниса Абдуллина һәм Зәмзәмия Гайфетдинова белән очрашуда катнаштылар.

Социаль педагог Эльвира Әхмәдуллина балалар белән сугыш еллары һәм сугыш чоры балалары турында әңгәмә уздырды һәм  видеослайд күрсәтте. Видеослайд хәзерге бәхетле балачакта яшәвебезнең якты куренеше булып торды. Чакырылган кунаклар үзләренең бала чакларын, сугыш хатирәләрен сөйләп үттеләр.

Бу чарага балалар да үзләренең сугыш темасына карата кул эшләрен, рәсемнәр һәм әби-бабайлар турында альбомнар алып килделәр. Ветераннарга үзләренең рәсемнәрен бүләк итеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Волонтерлар балаларга бүләккә сугыш геройлары турында мәгълүмат туплап, китапка төсле закладкалар ясадылар. Закладкалар һәм георгиевская ленталар балаларга бүләк ителде. Шулай ук, өй эше бирелде - өчпочмаклы хатлар язып, армияга китүче солдатларга хатлар әзерләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International