Менделеевскида эш урыннары эзләүчеләргә бетончы һәм слесарь вакансияләрен тәкъдим иттеләр

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Менделеевски халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Әлеге чарада 6 предприятие вәкилләре катнашты.
Эш урыннары эзләүчеләргә бетончы, слесарь, техник, машинист һ.б. вакансияләр буенча эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Ярминкәгә 81 кеше килде. 24 кешегә эш урыннарына юллама тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International