Балтачның “Наз” үзәгендә “Җиңү урманы” акциясе оештырылды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Җиңү урманы” акциясе  оештырылды.

Бүлекчә җирлегендә волонтерлар һәм Чепьяда яшәүче сугыш ветераны Гарифҗан Галиев катнашында сугыш кырыннан кайтмый калган якташларыбыз истәлегенә багышлап  агач үсентеләре утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International