Эш урыннары булмаган казанлыларга 500дән артык вакансия тәкъдим иткәннәр

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгге белгечләре Халыклар дуслыгы йортында вакантлы эш  урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада районның 13 предприятие һәм оешмасы вәкилләре катнашкан.
Ярминкәгә 337 кеше килгән, шуларның 36на эш урыннарына юлламалар тапшырылган. Шулай ук үзәк белгечләре тарафыннан 32 гражданга һөнәри юнәлеш бирү буена хезмәтләр күрсәтелгән.Вакансияләр язылган басма материаллар, буклетлар тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International