Арча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздыралар

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Иртәгә Арчаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздыра. Әлеге чарада 10 предприятие һәм 6 уку йорты вәкилләре катнаша. Эш бирүчеләр тарафыннан инженер, машина йөртүче, слесарь, ветеринар, участок мастеры, штукатур, слесарь-сантехник, тракторчы, сатучы, агроном һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә Арча шәһәре, Галактионов  урамы,26 нчы йорт адресы буенча урнашкан Балалар сәнгать мәктәбендә уза.
Башлану вакыты: 09.00 сәгать.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International