Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шашка уены буенча ярышлар узды. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар.
Әлеге чарадан балалар канәгать калдылар, уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр таратылды.