Бу көннәрдә Лаеш районының физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәген белгечләре "Кызыл, сары, яшел" дип аталган юл куркынычсызлыгы дәресе уздырдылар.
Хезмәткәрләр балаларны транспорт төрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре, транспорт тармагындагы һөнәрләр белән таныштырдылар. Йомгаклап, балалар туплаган белемнәрен эстафеталарда чыныктырдылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар.