«Достоинство Любви» клубы эше кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары гаиләләр белән дәрес уздырдылар.
Очрашу барышында үзәкнең психологы Рита Галиева төркемле тренинг оештырды. Бу чара кешеләрдә шәхси чикләрен билгеләргә булышты, җыелучылар әңгәмә корып фикер алышты.