Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә скандинавча җәяү йөрү спорт төре популярлашты.
Әлеге технологияләр буенча дәресләрне үзәк инструкторы Лилия Кузьмина уздыра. Ул бу спорт төренә бик җаваплы карый.
Күптән түгел скандинав таяклары белән спорт узышы үткәрелде. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мактау кәгазьләре һәм призлар таратылды.