Яр Чаллының приютында кызыклы чара узды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының  "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен  приютында "Табигатьнең яшь дуслары" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Биредә  балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Алар ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара тәрбия алучыларга бик тә бик ошады, мондый ярыш барысына да кызык булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International