Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач районының Арбор авылында яшәүче тыл ветераны Мәгъсүмә Хәсәновага 90 яшь тулды. Юбилярны  Балтач районы башлыгы  Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

          Шул ук көнне юбилярны өенә барып район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте рәисе  Хәмит Баязитовлар котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International