ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2015 ел
җомга

2015 нче елның 3 нче сентябрендә Яр Чаллының "Ал паруслар" сәламәтләндерү лагерендә "Робинзон" хәрби-патриотик слеты узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр карамагындагы балалалар өчен  уздырыла. 

Лаешның “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән эшләгәндә тернәкләнүнең яңа алымы - “Гарденотерапияны” куллана. Ул үсемлекләр белән эшләү мөнәсәбәтле  психо-социаль, хезмәт һәм профессиональ  тернәкләнү юнәлеше.

“Здравушка” физик мөмктнлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  “Юл тамгалары – безнең дуслар” дигән чара узды.

Әлмәтнең "Опека" үзәге белгечләре өлкәннәрнең өйләренә килеп, бакчаларын җыештырып киткәннәр, участоктагы үсемлекләрне караганнар, иганәчеләр тапшырган ризык пакетларын таратканнар.

Шушы көннәрдә "Яшел дулкын" бөтенроссия экологик өмә кысаларнда Казанның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре (Авиатөзелеш районы)  мемориаль акция оештырды. Балалр һәм аларның ата-аналары Бөек Ватан сугышы ветераннары музей-мемориалында булып кайттылар.

Бүген Бөгелмәнең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен "Тиздән мәктәпкә" дигән бәйрәм узды.

Бүген Әлмәтә социаль проектларны язарга өйрәтү буенча семинар узды. Әлеге чарага министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү  һәм тернәкләндерү үзәкләре, социаль приютлары мөдирләре, бүлек белгечләре, хезмәткәрләре чакырылган иде.


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова эш визиты белән Аксубай районында булып кайтты. Визит барышында аны район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районның социаль оешмалары белән таныштырды.

Бу көннәрдә Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “PROFF навигатор” проектын тормышка ашыру максаты белән балалар өчен Казан шәһәренең “Кидспейс” шәһәрчеге буйлап экскурсия үткәрделәр.

Август ае дәвамында Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  балалар белән берлектә “Безнең ишегалды уеннары" дигән чара оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International