“Здравушка” физик мөмктнлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Юл тамгалары – безнең дуслар” дигән чара узды.
Балаларга юл хәрәкәте, янгын куркынычсызлыгы, урамда, суда куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган видеоматериаллар күрсәтелде. Шулай ук волонтерлар начар гадәтләрнең зарары турында шигырь укыдылар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр.