Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан һөнәри юнәлеш бирә торган чара үткәрелде

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “PROFF навигатор” проектын тормышка ашыру максаты белән балалар өчен Казан шәһәренең “Кидспейс” шәһәрчеге буйлап экскурсия үткәрделәр.

Шәһәрчектә үткәрелгән вакыт аралыгында, балалар үзләрен киләчәктә сайланачак һөнәр ияләре буларак күз алдына китерделәр. Алар өчен төрле фантазияләрен тормышка ашырырга мөмкинлекләр тудырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International