Август ае дәвамында Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балалар белән берлектә “Безнең ишегалды уеннары" дигән чара оештырды.
Үзәк карамагында торучылар әлеге уеннарда бик теләп катнашты. Барысы да уңай эмоция һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралышты.