ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Аксубай районында булды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова эш визиты белән Аксубай районында булып кайтты. Визит барышында аны район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районның социаль оешмалары белән таныштырды.

Министр  Эльмира Зарипова  һәм район башлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр белән очрашу уздырды.

Ахырда Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Министр кабул итү барышында гражданнар тарафыннан яңгыраган сорауларга җавап кайтарды.  Барлык мөрәҗәгать иткәннәргә борчыган сораулары буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International