ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәре кысаларында биредәге психоневрология интернатының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә булып кайтты.


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Мамадышның “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәр көне уңаеннан уздырылган инвалидлар өчен фестивальдә катнашты.

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорт хезмәткәрләре һәм “Алтын яшь” оешмасының активистлары "Яшел Россия" акциясе кысаларында чара уздырды.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Яшел Россия" акциясе кысаларында чара уздырды. Барлык катнашучылар агачлар, билгесез солдат һәйкәле тирәсендә җыештырдылар.

Шушы көннәрдә "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмә кысаларында Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр мемориаль акциядә катнашты.

Шушы көннәрдә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Өлкәннәр һәм инвалидлар белән үткәрелә торган эш” дигән түгәрәк өстәл узды.

Биектауның "Эмет"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"Яшел Россия"  Бөтенроссия экологик өмәсендә катнашты.

Бүген "Корстон" комплексында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Әлеге чарада барлыгы 650 кеше катнашты.


28
август, 2015 ел
җомга
Бүген Яр Чаллының “Асылташ” балалр һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International