Бүген Бөгелмәнең физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен "Тиздән мәктәпкә" дигән бәйрәм узды.
Чара барышында һәр балага бүләккә мәктәп букчасы, уку кирәк-яраклары тапшырылды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бу акция авыр матди хәлдә калган гаиләләрдә, үз көчләре белән мәктәп кирәк-яраклары сатып ала алмаучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелә.