ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының "Алые паруса" сәламәтләндерү лагеренда  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган махсуслаштырылган учреждениеләрдә тәрбия алучы  балигъ булмаганнар арасында "Робинзон" дигән региональ хәрби-патриотик слет узды.

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре “Сәламәтлек чакрымнары” дигән наркотикларны куллануга каршы чара уздырганнар.

Шушы көннәрдә Менделеевскида урнашкан "Берег Надежды" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чара үткәрелгән.

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү кысаларында Баулының “Милосердие”  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар өчен төркемле психологик чара уздырганнар.

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  ДЦ "Волонтер" СДР ТР активистлары белән берлектә Балтачта "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" балалар открыткаларының конкурсы оештырды.

Шушы коннәрдә Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы һәм Балтачның “Волонтер” үзәге кураторы Бөек Ватан сугышы ветераннары Мансур Хабибуллин һәм Гаптелгания Назиповада кунакта булдылар.

Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбия алучылар янына кунакка байкерлар килде.  Әлеге акцияне "Вулкан" мотоклубының вәкилләре оештырды.

Балаларны хәвеф-хәтәрсез йөртүне тәэмин итү максатыннан Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балаларны исән-имин йөртү кагыйдәләре белән танышуга юнәлгән җаваплы хезмәткәрләрнең (йөртүче, медецина хезмәткәре, автотранспортның техник хәле буенча җаваплы белгеч) укулары оештырылды. 

Бүген Тукай шәһәренең “Шәфкать халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Бала мөһим пассажирреспублика айлыгы кысасында “Мәктәпкә хәерле юл исемеле чара уздырылды.


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Волонтер үзәге активистлары белән берлектә "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсендә катнашты. Алар Балтачның мәдәният һәм ял паркын чистарту буенча акция уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International