Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре “Сәламәтлек чакрымнары” дигән наркотикларны куллануга каршы чара уздырганнар.
Балалар начар гадәтләрнең йогынтысы, аның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләштеләр.
Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, белгечләр аларга тулы җавап кайтарды. Дәрес күңелле уеннар һәм эстафета белән тәмамланды.