Бүген Яр Чаллының "Алые паруса" сәламәтләндерү лагеренда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган махсуслаштырылган учреждениеләрдә тәрбия алучы балигъ булмаганнар арасында "Робинзон" дигән региональ хәрби-патриотик слет узды.
Гадәттәгечә "Робинзон" уены 3 этаптан гыйбарәт булды: "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр үзләренең көчләрен хәрби-спорт полосасында, аннары сорауларга җавап биреп интеллектуаль турда һәм “Кыр кухнясы" конкурсында катнашып күрсәттеләр.
Түбән Каманың приюты өченче урынны яулады. Аларга бүләк буларак велосипед тапшырылды.