Шушы көннәрдә Менделеевскида урнашкан "Берег Надежды" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында чара үткәрелгән. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалдилар кызыксынып инсценировка, сәхнәләштерелгән чараларда катнашканнар. Тоткыннар алу, шикле предметлар табу, телефоннан куркытулар ишетү кебек хәлләрне җентекләп тикшергәннәр, бу очракта нишләргә икәнлеге дә аңлатылган аларга.