Шушы көннәрдә Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсендә катнашты. Алар Балтачның мәдәният һәм ял паркын чистарту буенча акция уздырдылар.
Акцияда катнашучылар тату команда булып паркны коелган яфраклардан, корыган ботаклардан, чуп-чардан арындырдылар.