Балаларны хәвеф-хәтәрсез йөртүне тәэмин итү максатыннан Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балаларны исән-имин йөртү кагыйдәләре белән танышуга юнәлгән җаваплы хезмәткәрләрнең (йөртүче, медецина хезмәткәре, автотранспортның техник хәле буенча җаваплы белгеч) укулары оештырылды.
Уку нәтиҗәләре буенча имтихан үткәрелде, юрисконсульт катнашучыларга балаларны исән-имин йөртү кагыйдәләренә кагылышлы 10 сорау бирде. Укуны узган белгечләр билетларга телдән һәм язма формада җавап бирделәр.