Бүген Тукай шәһәренең “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Бала – мөһим пассажир” республика айлыгы кысасында “Мәктәпкә хәерле юл” исемеле чара уздырылды.
Әлеге чараның максаты – ата-аналарның һәм балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә игьтибарын җәлеп итү. Чарада 48 беренче сыйныф баласы, 12 ата-ана һәм 3 сыйныф житәкчесе катнашты.
Чарага Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районында юл тәртибе саклау инспекциясе мөдире, полиция майоры Шамил Ганиев та чакырулы иде. Ул беренче сыйныф балаларын яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, юл йөрү кагыйдәләреннән торган китаплар һәм мәгьлүмат календарьлары тапшырды.
Шулай ук балаларга котлау сүзләрен “Шәфкать” үзәге директоры Светлана Шаехова житкерде. Ул балаларга жиңел уку елы, кыркынычсыз юл теләде. Чара барышында белгечләр балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча видеоязмалар һәм мульфильмлар күрсәтте. Балалар “Светофор” уенын уйнадылар, юл белдеруче билгеләр пазлларын җыйдылар, викторинада катнаштылар.