Волонтерлар Балтачның “Наз” үзәге белгечләре белән берлектә ветераннарда кунакта булдылар

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы коннәрдә Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы һәм Балтачның “Волонтер” үзәге кураторы Бөек Ватан сугышы ветераннары Мансур Хабибуллин һәм Гаптелгания Назиповада кунакта булдылар.

Ветераннарга район администрациясе исеменнән истәлек фотолары тапшырылды. Наз үзәге педагогы сугышта булганнарның хәлләрен сорашты, көнкүреш һәм торак проблемаларын белеште. Мансур абый сәламәтлеге какшавы турында уртаклашты. Барлык авыруларны онытырга бакча эшләре ярдәм итүе хакында да әйтте. Анын фикеренчә, бу шөгыль көч һәм күәт өсти аңа.

Ветеран сугыш һәм хезмәт юлы хакында сөйләде. Ныклы һәм тыйнак Мансур абый узенең тормыш яратуы, кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәте, ташып торган энергиясе белән сокландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International