Россиядә һәм Татарстанда "Яшел Россия" акциясе уза. Шулай Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре берьюлы берничә район паркында бәйрзм чаралары оештырырга ярдәм итә. Бу көнне Зәй халкын һәм кунакларын мәдәни-күңел ачу чаралары, киң бәйрәм программасы көтте.
Бүген Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар "Белем көне" бәйрәмендә катнашты. Әлеге чара Матвеевский урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Шушы көннәрдә Балтач районында реконструкциядән соң “Балтач” һәм “Сабантуй” парклары яңадан ачылды. Биредә «Балтачым – зур тарихлы сихри бакча» исеме астында бәйрәм чаралары узды.
Бүген Лаешның "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Яхшы сүзләре көне” дигән чара узды. Әлеге чара игелек атнасы кысаларында үткәрелде.
Шушы көннәрдә “Нечкәбил 2015” XI республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Финалисткалар чыгышы йомгаклары буенча, “Мирас” номинациясында мактаулы беренче урынга Бөгелмә районыннан Елена Елизарова гаиләсе лаек булды.
Парклар көне уңаеннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Александровский паркында табигать материалларыннан картиналар ясау буенча мастер-класс оештырды.