Алабуга шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты парклар һәм скверлар көне уздыруга уз өлешен кертте

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Парклар көне уңаеннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Александровский паркында табигать материалларыннан картиналар ясау буенча мастер-класс оештырды.

Мастер-класста катнашып, көзге картиналар ясап карарга теләк белдерүчеләр күп булып чыкты. Алар арасында мәктәп яшендәге балалар, аларның әти-әниләре, өлкән яшь кешеләре дә бар иде. Катнашучылар картина ясау өчен яфраклар, ботаклар, нарат күркәләрен кул астыннан гына, шунда ук парктан җыеп алып килделәр.

Интернат-йортының хезмәт дәресе белгече әйтүенчә, барлык катнушучылар да зур фантазия белдереп катнаштылар. Күпчелек балалар мастер-класстан соң үз куллары белән эшләгән картиналарны әби-бабаларына бүләк итәргә теләүләре хакында уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International