Бүген Түбән Кама шәһәрендә урнашкан «Балкыш»балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ачык дәресләр үтте.
Нигездә дәресләр ботаника бакчаларында һәм башка үсемлекләр күп урыннарда социаль яраклашуны авыр кичергән балалар өчен үткәрелә.
Яңа үсемлекне карап үстерү балада ышаныч һәм өмет арттыра. Киләсе эшчәнлегенә дәрт өсти, үзенә булган бәяне арттыра, ә бу, үз чиратында, ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр өчен мөһим күрсәткеч.
Приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова сүзләренә караганда, гарденотерапия тормышта балага танып белергә ярдәм итә. Яңа белемнәр үзләштергәндә кечкенә баланың рухи байлыгын арттыра, хәтерен яхшырта, игътибарын кирәк якка юнәлтергә өйрәтә.